Отдел образования администрации городского округа город Агидель Республики Башкортостан Агидель – 2012 г




Скачать 0.84 Mb.
Название Отдел образования администрации городского округа город Агидель Республики Башкортостан Агидель – 2012 г
страница 7/8
Дата публикации 05.10.2014
Размер 0.84 Mb.
Тип Документы
literature-edu.ru > История > Документы
1   2   3   4   5   6   7   8

городского округа город Агидель РБ

Валеева Гульназ
Агыйдел, Агыйдел,

Син минем туган калам.

Кайларда гына булсам да,

Ашкынып сиңа кайтам.

Рәмзинә Тимирова

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип аның туган илен саныйм. Кеше әллә кая китсә дә, туган илен, туган туфрагын, үскән җирен сагына. Берәүләр туган илнең матурлыгын читтә дә күрмәскә мөмкин, икенчеләр туган җирендә яшәткән һәр көннең кояшына иелеп сәлам бирә.

Мин дә – үз илемнең нечкә күңелле бер баласы. Туган ягымның урман-елгалары, шаулап утырган чәчәк-болыннары – һәммәсе изге бер җир. Агыйдел шәһәре дип атыйлар аны.

Агыйделнең табигый байлыклары җитәрлек. Елгасыннан халык балык белән туклана. Болыннарда кызарып җир җиләге пешә. Язын – су басып, җәен чигенгән тугайларында бөрлегән пешә. Көзен гөмбә мул була.

Туган җирем! Әткәм - әнкәм теле! Әгәр үз телемне белмәсәм, туган җиремнән читтә яшәсәм, мин үземне бәхетле дип тә әйтә алмас идем. “Иле барның – теле бар”, - дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Туган җирем мине җылыта, иң авыр чакларда җиңеп чыгарга көч бирә. Башка шәһәрләргә караганда Агыйдел кечкенә шәһәр. Халкы да күп түгел. Ләкин шәһәр зур булмаса да, ул минем яраткан, кадерләп яшәгән җирем. Йортлар матур төзелгәннәр, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәчет, мәдәният йорты ямь өсти. Шәһәр урамнарында, үзәк мәйданда чисталык күзгә ташлана. Килгән кунаклар да шәһәрнең матурлыгына сокланып кайтып китәләр. Бөтен җирдә да гөлләр, матур-матур чәчәкләр, агачлар үсә. Монда яшәүчеләр шулай тырышып, ямьләп яшиләр аны. Бездә һава да башка җирләргә караганда чистарак. Мең төрле чәчәкләр, алсуланып кояш батуы, ниндидер сихри бизәкләр ясап, болытлар йөзүе – барысы да мине сокландыра. Шундый сихри гүзәллектә тууыма, яшәвемә шатланам да, горурланам да.

Минем монда бик шәп, акыллы, әйбәт дусларым бар. Гаиләм дә тулы, кайтыр җирем дә бар, шуңа шатланып яшим.

Җәе дә, кышы да, язы да, көзе дә соклангыч: туган ягымның һәрчак үз матурлыгы, үз яме бар. Җәй көннәрендә кояш бөтен җиргә җылысын таратып, безгә шатлык нурларын чәчә. Ял итәр өчен әллә кая барасы да юк: суы да, урманы да – бары да бар бездә. Кыш көннәрендә бөтен җирне ап-ак кар каплый, безне җылы киенеп тау шуарга, тимераякта, чаңгыда шуарга ашыктыра.

Туган җирне башка берни дә алыштыра алмый. Ул йөрәктә мәңгегә кала. Шулай гүзәл булып яшәсен, чәчкә атсын иде туган ягым!
«Тепло семейного очага»

Гаилә учагының җылысы”

(Сочинение на татарском языке)



Победитель муниципального этапа

республиканского литературно-творческого

конкурса среди учащихся 9-11 классов

«Пою мою республику»

ученица 9а класса МОБУ СОШ №2

городского округа город Агидель РБ

Мухамадеева Дияна

Әнкәм йорты – алтын бишек.

Халык мәкале.

Минем гаиләм – ул мине җылытучы, саклаучы, яклаучы бер кечкенә дөнья. Бу дөньяда икейөзлелеккә, күзбуяуга, битарафлыкка урын юк. Монда бар мәшәкатьләрне оныттырып ял иттерер, авыр чакта таянырлык иң якын кешеләр яши.

Мин үземнең гаиләмне бик яратам, аларны хөрмәт итәм. Без бик тату яшибез, бер-беребезне аңларга тырышабыз, ярдәм итәбез. Гаиләбездә иң яраткан кешебез – ул минем әнием Лилия; мин үзем – Дияна, туганым Динар 4 нче сыйныфта укый. Һәм тагын безнең белән икетуган энем Фәрит яши. Әнисе үлгәч, аның әтисе икенче гаилә корды. Фәрит анда сыймады, ә минем әнием аны безнең гаиләгә алды.

Әтием юк минем. Ул бөтенләй булмаган да, ахрысы. Әниемнән бу турыда сорап та караганым бар, ләкин ул берни дә сөйләми. Мин әти яратуының нәрсә икәнен дә белмим. Ул булса, нинди генә булса да, яшәү җиңелрәк булыр иде дип уйлыйм. Әтисез яшәү миңа бик кыен. Ә әниебезгә тагын да кыенрак. Аңа бит берүзенә өч баланы аякка бастырырга кирәк. Безне киендерергә, ашатырга, мәктәптә ашарга да акча бирергә кирәк. Бурычка да кергәли. Беләм инде: безнең өчен барын да җиткерергә тырыша. Минем әнием чәчтараш булып эшли. Ул көн буена аяк өсте тора. Арып кайта. Миңа ошаган әйберләр күп, ләкин мин барысын да сорый алмыйм, әнине борчымаска тырышам. Ә менә туганым кайчакта аңлап бетерә алмый: дусларында булган әйберне үзенә дә алып бирүен сорый. Бәләкәй шул әле.

Хәзерге вакытта кайбер әти-әниләр балаларын ташлап калдыралар. Күңелле итеп үзләре өчен генә яшәргә телиләр. Алар шулай үз тормышларын җимерәләр бит. Баладан башка гаилә буламыни инде? Балалар йортында әти-әнисез ничек кыен икәнен белмиләр. Минем әниемә бик зур рәхмәт әйтәсе килә: ничек кыен булса да, бик яшь кенә булса да, мине ташлап калдырмаган. Миңа иптәшкә туганым Динарны алып кайтты. Туганымның үз әтисе улы турында кайгыртмый да. Ә әнием, ялгыз булса да, беребезне дә ташламаган. Әле икетуганыбыз Фәритне тәрбиягә алырга да курыкмаган. Шундый киң күңелле булганы өчен мин аны бик яратам! Ничек нык яратуымны сөйләп бирергә һәм язарга сүзләрем дә җитми. Әниебезнең кәефе әйбәт булсын өчен, без аңа булышырга тырышабыз: өйне җыештырабыз, ашарга әзерлибез. Ул – безнең гаиләбезнең учагы, безне җылытучы. Гаилә учагыбызның җылысы озак-озак елларга җитсен иде дигән теләктәмен.
«Мин бу җирне матурларга килдем...»

(Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына

85 ел тулуга карата)

(Сочинение на татарском языке)

Победитель муниципального этапа

республиканского литературно-творческого

конкурса среди учащихся 9-11 классов

«Пою мою республику»

ученица 9а класса МОБУ СОШ №2

городского округа город Агидель РБ

Ахметова Эльвина

Бу дөньяга әгәр без тумасак,

Бик күңелсез булыр иде бит! -

дигән үзенең бер шигырендә шагыйрь. Такташсыз, Туфансыз, Атнабайсыз бик күңелсез булыриде. Иҗатын халык үз иткән, еллар үткән саен сагындыра торган серле шагыйрь. Туган җиренә, милләтенә, ана теленә, каләменә тугрылык саклаган шагыйрь. Матурлыкны янып-ярсып башкаларга таныта белгән шагыйрь. Матур җирдә туып-үскәнгә дә матурлыкны күрә белгән, чын күңелдән сөя торган шагыйрь.

Күрдемнең Чияле тавы, юкә урманы, бәпкә үләне, “җиде күзле” чишмәсе иҗатына илһам, яшәү көче биргәндер.

Мин Күрдемдә ифрат күпне күрдем,

Яшел җирне,зәңгәр күк йөзен;

Көндез- кояш,

төнлә айны күрдем,

Тәлгәш-тәлгәш йолдыз теземен.

Ә.Атнабаев.

Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе Касыйм абый сугышта һәлак була. Гаиләдә - җиде бала. Иң өлкәне-Әнгам. Бөтен авырлык аңа төшә. Барысына да, кулына каләм алырга да өлгерә. Күңелсезлеккә,төшенкелеккә бирелми, һәрчак алга омтыла. Яшьтәшләремә,бик-бик күпләргә үрнәк ул.

Һәркемнең дә кумиры бардыр дип уйлыйм. Туры сүзле, эчкерсез булуы белән ул мине җәлеп итә. Дөреслекне яклавы белән ихтирамга лаек булган шагыйрь.

... Дөреслекне яклаучыга

Язмыш һәрвакыт кырыс.

Әйткән сүзләрем дөрес.

Ә.Атнабаев.
Шәһәр китапханәсендә шагыйрьнең тууына 80 ел тулу уңае белән бәйге игълан ителде. Мин, 5 нче сыйныф укучысы, “Кара икмәк”шигырен сайладым.

Без онытмыйк

бәрәкәтле җирнең

Кара җирнең кара икмәген, -

дип дулкынланып сөйләдем.

Зал бик озак кул чапты. Соңыннан “Ак каеннар кая булганнар?”, “Горурлык”, “Чабата”, “Сагыну” шигырьләрен сөйли торган булып киттем. Аның һәрбер шигыре бер тарих бите кебек. Алар гади дә, ихлас та. Башка берәүне дә кабатламый. Минем генә шагыйрь кебек. Укып туеп булмый. Укыган саен укыйсы, сөйләгән саен сөйлисе килә.

Алып китте ул үз дөньясына-

Сихри дөнья – шигъри дөньяга!

С.Рәхмәтулла.

Аның лирик герое матурлыкка, гүзәллеккә омтыла, гаделсезлекне, икейөзлелекне күрә алмый. Ул- ирекле, тугры.

Мин бу җирне матурларга тудым

Һәм күрергә тудым

Гүзәллекнең күккә үрләвен,-

дигән юллар аның иҗат максатын билгеләүче фактор.

Бу җирне сүзләр аркылы матурлау, шигырь язу белән генә чикләнми шагыйрь . Башкортстанның төрле төбәкләренә, очрашуларга йөри. Кемнәр генә юк анда: игенчеләр, савучылар, укытучылар, укучылар. Яше-карты, бала- чагасы... Шагыйрь, күзгә-күз очрашып, матурлыкны тоя белергә өйрәтә.

Җәйге ялларда Илешкә, нәнәемнәргә кайтып йөрим.Чөнки әти-әнием шушы яклардан. Агыйделгә килгәнче, алар Илештә эшләгәннәр.Әнием шул елларда Ә.Атнабаевны күрү бәхетенә ирешкән. “Маңгаена төшкән чәчен артка сыпырып, мыек астыннан елмаеп, үзенә каратты. “Хөббениса әтәче”н сөйләгәндә, көлә-көлә, күзләрдән яшь чыкты. Үзенчә бер артистизм белән сөйләде ул. Кат-кат кул чаптылар.”

Мондый очрашулар белән кайларда гына булмый Ә. Атнабаев. Безнең Нефтекама якларына да килә. Ә Илешкә атап “Илеш дәфтәре”н яза.

Биргән вәгъдәсенә кеше,

Тугры булырга тиеш!

Шундый сыйфатларны

Туплаган безнең Илеш!

Ә.Атнабаев.

Аның сәхнә әсәрләре дә үзенчә матур.Тормышта матурлыкны тоя белеп, җирне балкытып яшәргә чакыра. Пьесалары да,шигърияте дә бүгенге көн өчен актуаль. Безнең чор кешеләренә дә хас булган кичерешләр, шатлыклар бирелә.Үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап таба алабыз. Фикер-уйларын халыкка җиткерә белә.

Замана тудыра шагыйрьне,

Шагыйрьләр күтәрә заманны,

Күтәрә халыкның күңелендә

Бикләнеп йоклаган аңнарны.

Ә.Атнабаев.

Н.Нәҗми, С.Әлибай, Н.Асанбаев һәм башка башкорт әдипләре аңа бик зур бәя бирделәр. ”Ул беркайчан да вак сүз сөйләп, теленә нәрсә килә - шуны язып яшәмәде. Һәрчак иң мөһим, иң хак дигән сүзләрен әйтте”, - дип язды М.Кәрим.

Г.Чокрыйга мәдхия җырлаган, аның исеме белән горурланган Атнабай –үзе әйдәп баручы йолдыз. Халыкка юл күрсәтүче йолдыз. Халык та аны үз итте.

“Халык шагыйре” исемен,

Тик сиңа бирде халык.

С.Рәхмәтулла

“Аның шигырьләре- серсез сер”,-диде Н.Нәҗми. Бәлки, кешелекне, матурлыкны җырлаганга “серсез сер”дер...


«Цвети, мой край родной!»

Чәчкә ат, минем туган ягым!”

(Сочинение на татарском языке)
Призер муниципального этапа

республиканского литературно-творческого

конкурса среди учащихся 9-11 классов

«Пою мою республику»

ученик 9а класса МОБУ СОШ №2

городского округа город Агидель РБ

Фаизов Ильнур

Йөзең нурлы, сулышың киң,

Юлларың иркен синең.

Яхшы җырга тормышың тиң,

И газиз җирем минем!

Зыя Мансур.
- Нәрсә ул туган як? Ул – синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул – синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул – синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез – Башкортстан Республикасы.

Башкортстан! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу исемдә! Башкортстан - ул икмәкле алтын кырлар, кара, куе урманнар, файдалы казылмалар, төрледән-төрле җәнлекләр һәм кошлар иле. Шулай ук шаулап аккан суы үтә күренмәле булган елгалар һәм күлләр иле. Урал таулары аның табигатен тагын да матурлыйлар. Башкортстан - матур як. Ачык йөзле кешеләр, тырыш хезмәтчәннәр яши анда.

Башкортстан - дуслык иле дә. Төрле телдә сөйләшүче горур халкы бар аның. Һәр милли тел, һәр халык - аның кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Шулай булгач, Башкортстанны ничек инде гөлләр иле димисең?!

Безнең Башкортстаныбызның яз дисәң – чын язы, җәй дисәң – чын җәе, көз дисәң – чын көзе, кыш дисәң – чын кышы бар. Кыш җитсә, җәйне сагына башлыйбыз, җәй җитсә – кышны. Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай әйтмешли, һавабыз шундый:

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Республикабызның иң зур байлыгы, олы горурлыгы - Башкортстанның халкы. Ул инде дүрт миллионнан артып китә. Башкортстан җире - башкорт халкының борынгы, тарихи туган иле. Безнең халкыбыз киң күңелле. Монда күп кенә башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Башкорт халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, мари, татар, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлау өчен хезмәт иткән. Г.Тукай сүзләре белән әйткәндә, “тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яшәгәннәр.

Быел мин җәен "Яшь бөркет" санаториенда ял иттем. Миңа анда бик ошады. Без дуслар белән походларда, тауларда йөрдек, бергәләп таң каршыладык. Андагы матур агачлар, хуш исле йомшак һәм куе үлән күңелләрне әсир итә. Ә чиста һава дөньядагы бөтен нәрсә турында да онытырга мәҗбүр итә. Шушы җирдә минем ата-бабамнар яшәгән, монда мин туганмын. Бу – безнең изге Ватаныбыз.

Республикабыз елдан-ел матурлана, уңай якка үзгәрешләр күзәтелә. Борынгы йолаларны торгызу буенча да эш алып барыла. Мәчетләр ачыла. Ата-ана, мәктәп биреп бетерә алмаган тәрбияне бәлки дин аша кабул итәр яшьләребез. Мөстәкыйльлек алу, динебезне яңарту, телебезне үстерү дәүләтебезне тагын да ныгытыр, байлыгыбызны арттырыр, халыклар дуслыган көчәйтер дип ышанасы килә.

Һәркемгә үз иле кадерле. Мин дә киләчәктә туган ягымның чәчәк атуын телим. Ләкин чәчәк кебек саргайма һәм шиңмә син, гүзәл Башкортстаным. Чәчәккә су сибеп торучы кешеләрең – һәрвакыт синдә яшәүче халкың булсын. Минем хыялым шул.

«Буыннарны буыннарга бәйләр шәҗәрәм бар!»

(Сочинение на татарском языке)

Призер муниципального этапа

республиканского литературно-творческого

конкурса среди учащихся 9-11 классов

«Пою мою республику»

ученик 9а класса МОБУ СОШ №2

городского округа город Агидель РБ

Гарифуллин Денис

Мин - Гарифуллин Денис Рифат улы. Миңа 15 яшь. Агыйдел шәһәрендә туып үстем. Гаиләдә без ике бала. Руслан абыема 20 яшь. Әнием Иске Кабан авылында туып үскән. Әтием Бүздәк районы Сабанай авылыннан. Алар 1991 елда Агыйдел шәһәрендә күрешеп кавышканнар. Әнием күп балалы гаиләдә үскән. Алар биш бала. Әнинең әнисе - Габдрахимова Зифина Габдрахим кызы. Әтисе - Дәүләтов Глүс Хөснигәрәй улы. Алар икесе дә Иске Кабан авылыннан.

Минем нәнәем кечкенә вакытыннан бирле әнисенә булышып, ярдәм итеп үскән: урак урган, утынга йөргән, район үзәгенә көнбагыш сатарга йөргән. Шулай итеп сугыштан соңгы ачлык елларында авыр тормышта яшәгәннәр.Үсә төшкәч, авыл кызлары белән урман кисәргә җибәрәләр аны. Нәнәем шунда аягын сындырып бик озак авырып ята.Төзәлеп, савыгып кайткач, тормышка чыга һәм авыл фермасына савымчы булып эшкә керә.Ул лаеклы ялга чыкканчы, гомере буе шул авыр эштә эшли.

Әтием, Гарифуллин Рифат Шәйхулла улы, гаиләләрендә иң кече бала булып 1969 елда дөньяга килгән. Аның ике апасы бар. Әтисе Гарифуллин Шәйхулла Гайнулла улы Бүздәк районында туып үскән. Әнисе Сафия Габдрәсүл кызы Үзбәкстанда Самарканд шәһәрендә үскән. Алар гаиләдә дүрт кыз, бер малай. Нәнәйгә 18 яшь тулгач, алар әти-әниләренең туган якларына, Бүздәк районына күчеп кайталар, һәм нәнәй, Сафия Габдрәсүл кызы, картәтигә - Шәйхулла Гайнулла улына 1960 елда кияүгә чыга. Алар кырык ел бергә тигез тормыш итәләр.1999 елда нәнәй бик нык авырып, дөньядан китә.

Мин үземнең нәнәйләрем һәм картәтиләрем белән горурланам. Тырыш хезмәт белән намуслы тормыш юлын үткәннәр алар. Балаларын да үзләре кебек тырыш, кешелекле, намуслы булырга өйрәткәннәр алар. Аларның үрнәге безгә, оныкларына да өлге булып тора. Безнең нәсел шәжәрәбезнең тамырлары ныклы. Ул киләчәктә дә яшәр дип ышанам, чөнки илне үз кулыбызга алырдай ышанычлы буын – без үсеп киләбез!

Быуындарҙы быуындарға бәйләр шәжәрәм бар!”
1   2   3   4   5   6   7   8

Похожие:

Отдел образования администрации городского округа город Агидель Республики Башкортостан Агидель – 2012 г icon Городская подпрограмма
«формирование здорового образа жизни и организация отдыха, оздоровления и дополнительной занятости детей, подростков и учащейся молодежи...
Отдел образования администрации городского округа город Агидель Республики Башкортостан Агидель – 2012 г icon К приказу мбоу сош №71 г. Уфы
Циклограмма деятельности по обеспечению учебной литературой муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения средняя общеобразовательная...
Отдел образования администрации городского округа город Агидель Республики Башкортостан Агидель – 2012 г icon Российской Федерации Министерство образования Республики Башкортостан...
Мбоу сош с. Сюльтино муниципального района Илишевский район Республики Башкортостан
Отдел образования администрации городского округа город Агидель Республики Башкортостан Агидель – 2012 г icon Приказ от 07. 11. 2013 года №122 Положение об оплате труда работников...
Воронеж», Постановлением администрации городского округа город Воронеж от 05. 11. 2013 года №981 «О внесении изменений в постановление...
Отдел образования администрации городского округа город Агидель Республики Башкортостан Агидель – 2012 г icon Рабочая программа по литературному чтению составлена в соответствии...
Российской Федерации к использованию в образовательном процессе в общеобразовательных учреждениях», «Учебный план Муниципального...
Отдел образования администрации городского округа город Агидель Республики Башкортостан Агидель – 2012 г icon Конспект урока учителя русского языка и литературы мбоу «сош№21»...
Увидеть индивидуальные особенности автора в раскрытии темы любви; понять, что такое любовь в понимании И. А. Бунина
Отдел образования администрации городского округа город Агидель Республики Башкортостан Агидель – 2012 г icon Советского района городского округа город уфа республики башкортостан...
Примерной образовательной программы начального общего образования с учетом типа (муниципальное) и вида (средняя общеобразовательная)...
Отдел образования администрации городского округа город Агидель Республики Башкортостан Агидель – 2012 г icon Рабочая программа по орксэ составлена в соответствии с документами...
Российской Федерации к использованию в образовательном процессе в общеобразовательных учреждениях», «Учебный план Муниципального...
Отдел образования администрации городского округа город Агидель Республики Башкортостан Агидель – 2012 г icon Сведения Общие сведения об образовательном учреждении Полное наименование...
Полное наименование образовательного учреждения в со­ответствии с Уставом муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение...
Отдел образования администрации городского округа город Агидель Республики Башкортостан Агидель – 2012 г icon Белоногова василия васильевича главы администрации города черногорска республики хакасия
Показатели эффективности деятельности органов местного самоуправления городского округа
Литература


При копировании материала укажите ссылку © 2015
контакты
literature-edu.ru
Поиск на сайте

Главная страница  Литература  Доклады  Рефераты  Курсовая работа  Лекции